Хәвеф-хәтәр
16 Май 2024, 18:02

Әтиле-уллы янып үлгәннәр

Янгын исерек хәлдә тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Әтиле-уллы янып үлгәннәрӘтиле-уллы янып үлгәннәр
Әтиле-уллы янып үлгәннәр

Нефтекамада 72 яшьлек ир һәм аның 40 яшьлек улы янгында һәлак булган. Алар тәмәке төпчеге калдырган, шуннан ут чыккан, дигән янгын сүндерүчеләрнең берсе. Ирләрнең икесе дә исерек булганнар.

Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 16 майда, кичке сәгать 5тә Карл Маркс урамындагы биш катлы йортта янгын чыккач, күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Коткаручылар ут ялмап алган фатирның ишеген бәреп кергәч, идәндә аңсыз ике кеше гәүдәсен тапканнар. Аларны тизрәк алып чыгып, табибларга тапшырганнар, әмма гомерләрен коткарып кала алмаганнар.

Чыганак: Башинформ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас