Хәвеф-хәтәр
16 Май 2024, 05:08

Сәер хәл: Агыйделдә яшь кыз бата язган

Бу вакыйга бүген иртән булган. 

Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннәнУфаның гражданнарны яклау идарәсеннән
Фото:Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән

Уфада коткаручылар бар көченә яр буендагы куакларга ябышып торган 19 яшьлек кызны Агыйдел елгасыннан  чыгарган.

Бүген иртән  диспетчер хезмәтендә шалтырату кабул иткәннәр. Вакыйгага шаһит ир тимер юл күпере тирәсендә суда ярдәм сорап кычкырган кешене күрүен хәбәр итә.

Вакыйга урынына якындагы су-коткару станциясеннән эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре юлланган. Коткаручылар суда яр буендагы куакларга ябышып торган яшь кызга тап булган. Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре аны бортка  мендереп, йон одеялга төрендергәннәр, станциягә алып барып, ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Табиблар 19 яшьлек кызны дәваханәгә алып киткән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас