Башкортстанда телефоннан алдауның яңа схемасы теркәлгән: аферистлар гражданнарга нотариус булып шалтырата башлаганнар.
Уфада шундый очрак теркәлгән: 75 яшьлек иргә билгесез хатын-кыз шалтыраткан һәм үзен нотариус дип таныштырган. Пенсионерга: “Сезнең исеменнән “дәүләт хезмәтләре” порталына тапшырылачак ышаныч кәгазе имзаланган”, дип хәбәр иткән. Хафага төшкән ир беркемгә дә бернинди дә ышаныч кәгазе бирмәгәнен әйткән. Шуннан соң ялган нотариус аңа икенче бер телефон номерын әйтеп, яздырткан. Шуңа шалтыратып, бу хакта хәбәр итәргә кирәк, дип аңлаткан.
Пенсионер моңа ышанган һәм әлеге телефон номерына шалтыратып, үзләрен хокук саклау органнары һәм финанс мониторингы хезмәткәрләре дип таныштырган аферистлар белән аралашуын дәвам иткән.
Телефон мошенниклары иргә аның акчаларын урларга тырышулары һәм аларны ашыгыч рәвештә “ышанычлы, хәвефсез банк ячейкасына” күчерергә кирәклеге турында хәбәр иткәннәр. Алданам дип уйламаган ир мошенникларның күрсәтмәләрен үтәп, 29 (!!!) млн сумнан артык акчасын аферистлар әйткән банк счетларына күчергән.
Фото: spb.mk.ru