Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 Май , 12:17

Уфада яшь режиссёр Альмира Ибраһимова вафат

 Соңгы арада ул онкология белән көрәште. 

Уфада нибары 38 яшендә билгеле режиссёр Альмира Ибраһимова вафат. Соңгы арада ул онкологик авыру белән көрәште, кызганычка каршы, чир көчлерәк булып чыкты.

Альмира Ибраһимова  Баймак районының Нигәмәт авылында туып-үскән. З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтын тәмамлаган. Стәрлебаш районында эшләгән, Уфага күченгәч, Башкорт дәүләт филармониясендә, “Башкортостан” киностудиясендә, “Башкортостан” дәүләт концерт залында баш режиссёр булып эшләгән. “Юлдаш” радиосында проектлар әзерләгән. Коллегалары искә алганча, режиссёр буларак ул “Юлдаш плюс” фестивалендә эшләп танылган.

Күптән түгел Альмира операциягә әзерләнгән иде, мәдәният хезмәткәрләре аны дәвалауга акча җыюны игълан иттеләр.

“Берничә ел элек Альмираның баш миендә яман шеш ачыкланды. Ул чакта Альмира чирне җиңә алды, аның хакта күпләр белде, ишетте, чөнки ул актив, сәламәт яшәү рәвеше алып барды. Әмма узган елны чир яңадан әйләнеп кайтты. Альмира былтыр берничә операция кичерде, аның хәле начарайды”, – дип язган  булган үзенең социаль челтәрләрендә Сәнгать институты проректоры Зиннур Сөләйманов.

Яман шеш диагнозы куелгач, Альмира авыруы, нинди дәвалау чаралары үтүе хакында язылучылары белән уртаклашып барган. “Сәләм” телеканалы аның хакта “Төшләр күрәм” кыска метражлы фильм төшергән.

Альмираның ире һәм өч балигъ булмаган яшьтәге баласы калган.

Альмира Ибраһимова белән бүген, 15 май көнне, аның туган авылы Нигәмәттә хушлашачаклар.

“Өмет”гәзите редакциясе мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының ачы кайгысын уртаклаша. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: