Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 Май , 12:30

Татарстанга тагын бер беспилотник һөҗүм иткән

Бик хәвефле заманда яшибез...

Русия Һава һөҗүменә каршы оборона чарасы Татарстанда Украинаның пилотсыз очучы аппаратын бәреп төшергән. Бу хакта Русия Оборона министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

“Мәскәү вакыты белән якынча 7.30 сәгатьтә  Русия Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары белән Татарстан территориясендә Украина пилотсыз оча торган аппарат бәреп төшерелгән”, - дип белдерделәр ведомствода.

Оборона министрлыгында аның самолет тибындагы пилотсыз очкыч булуына ачыклык керттеләр.

Бу уңайдан Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелгән, һава киңлекләре һава судноларын җибәрми һәм кабул итми. Бу хакта Росавиация Teлеграм-каналында хәбәр ителә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 15 май иртәсендә гражданнар һава суднолары очышының иминлеген тәэмин итү өчен, Татарстанда Казан һәм Түбән Кама аэропортлары эшенә вакытлыча чикләүләр кертелде.

Казан аэропорты Мәскәү вакыты белән 07.27 сәгатьтән, ә Түбән Кама аэропорты Мәскәү вакыты белән 07.55 сәгатьтән вакытлыча һава судноларын кабул итми һәм җибәрми. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: