Хәвеф-хәтәр
15 Май 2024, 03:22

Төнге янгын ике кеше гомерен өзгән

Фаҗига Тәтешле районында теркәлгән. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

 Тәтешле районында теркәлгән төнге янгында өлкән яшьтәге гаилә пары үлгән.

Иртәнге сәгать дүртенчеләрдә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре һәм ирекле янгын сүндерү командасы Яңа Кайпан авылына ашыккан. Алар килеп җитүгә  бер түбә астындагы агач верандалы йортны тулусынча ут ялмап алган булган.

Янгын сүндерүдә 11 кеше катнашкан,  4 берәмлек техника  җәлеп ителгән.

Кызганычк каршы, янгыннан соң җимерекләрне җыештырганда 86 яшьлек ир-ат һәм 85 яшьлек хатын-кыз гәүдәләре табылган.

Янгын сәбәбе ачыклана. Ведомство дознавателе мәгълүматы буенча, янгын верандада башланган, ул йорт хуҗаларына өйдән чыгу юлын өзгән. Фаҗига урынында тикшерү-оператив төркем эшли. 

Чыганак: bashinform.ru

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас