Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 Май , 13:52

"Беспилотник"ны күргәннәр, әмма...

Уяу булыйк! Әгәр күктә шикле әйбер очканын күрсәгез...

"Беспилотник"ны күргәннәр, әмма...
"Беспилотник"ны күргәннәр, әмма...

Мәгълүм булуынча, Татарстан территориясендә бүген Украинадан очып килүче пилотсыз оча торган аппаратны бәреп төшерделәр. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итте.

Аппаратның очып килүен күпләр күргән, әмма Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бик азлар гына хәбәр иткән. Әгәр күктә шикле әйбер очканын күрсәгез, бу турыда 112 номеры буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Барыбызның да уяу булуыбыз сорала.

Фото: ekaterinburg.bezformata.com

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: