Хәвеф-хәтәр
14 Мая 2024, 05:03

Хуҗаларына тугры маэмай янгын чыккан фатирны ташлап китәсе килмәгән

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Уфада  Красин урамындагы биш катлы йортта  яшәүчеләр, подъездда төтен чыгу сәбәпле янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Беренче каттагы фатирда янгын чыккан. Ишекне ачучы булмагач, аны җимерергә туры килгән. Бер бүлмәдәге янгынны сүндергәч,  икенче бүлмәдә коткаручылар тончыга башлаган маэмайга тап булган. Төтен исенә карамастан, хуҗаларына тугры эт, үз бурычын ахыргача үтәргә тырышып микән, бинаны ташлап китәсе килмәгән. Әмма янгын сүндерүчеләр Хасбикны төтеннән тончыкканчы тышка алып чыгып өлгергәннәр.

Бәхеткә, бу янгында башка каза күрүче юк. Янгын сәбәбен  дознаватель ачыклаячак. 

Чыганак: bashinform.ru

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас