Хәвеф-хәтәр
14 Май 2024, 08:23

Башкортстан водителе Качканарда һәлак булган

Өч баласы ятим калган...

"Новости Екатеринбурга" Телеграм-каналы."Новости Екатеринбурга" Телеграм-каналы.
Фото:"Новости Екатеринбурга" Телеграм-каналы.

Свердловск өлкәсенең Качканар шәһәрендә Башкортстан водителе белән юл һәлакәте теркәлгән. Авария кичә, 13 май көнне, предприятие территориясендә булган, дип яза “Новости Екатеринбурга” Телеграм-каналы.  

БелАЗ водителе юлдан төшеп киткән дә йөк машинасы әйләнгән. ЮХХДИ мәгълүматы буенча, 37 яшьлек машина йөртүче арты белән хәрәкәт иткән. Ural Mash язуынча, БелАЗ  биеклектән Качканар карьерына   70 метр түбәнгә төшеп киткән.

Кызганычка каршы, ир-ат медиклар килеп җиткәнче һәлак булган. Предприятие хезмәткәрләре аның Башкортстаннан булуын ачыклаган. Мәрхүм водительнең  хатыны һәм өч баласы калган. Аның өч еллык тракторчы-машинист стажы булган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас