Уфада 46 яшьлек ирнең свиданиесе хастаханәдә тәмамланган. Ул 21нче санлы дәваханәнең кабул итү бүлегенә тамагында ят җисем булуга шикләнеп килгән. Бу тойгы диңгез ризыклары белән паста (безнеңчә әйткәндә спагетти була инде. – Авт.) ашаганнан соң барлыкка килгән. Пациентны башта лор тикшергән. Ул ирнең бугазында бернинди дә ят нәрсә күрмәгән һәм ФГДС (фиброгастродуоденоскопия) үтәргә юнәлткән. Эндоскопия белгече анда 1,5 см тирәсе зурлыктагы диңгез моллюскы кабырчыгы күреп калган. Кабырчык кисәге пациентның үңәчендә аркылы яткан.
“Үңәчнең лайлалы тышчасына зыян китермәс өчен ят җисемне ирнең ашказанына төшергәннәр. Аның тышчалары калынрак, шуңа аңа зыян тию янамаган.
Берничә сәгатьтән моллюскның кабырчыгы авыруның ашказанындагы кислотада эрегән, аны өенә кайтарганнар”, – дип язган үзенең Телеграм-каналында сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Чыганак: bashinform.ru