Хәвеф-хәтәр
13 Мая 2024, 03:58

Уфада яшь кыз югалган

Аны бишенче тәүлек эзлиләр. 

"ЛизаАлерт" төркеменең матбугат хезмәте."ЛизаАлерт" төркеменең матбугат хезмәте.
Фото: "ЛизаАлерт" төркеменең матбугат хезмәте.

Уфада  20 яшьлек Карина Кашапованы эзлиләр. “ЛизаАлерт” волонтёрлары хәбәр итүенчә, аның кайда икәнлеге 8 майдан бирле билгесез.

Югалган кызның билгеләре: буе – 160 см, ябык гәүдәле, коңгырт чәчле, коңгырт-кара күзле. Өйдән чыгып киткәндә аның нәрсә кигәнлеге билгесез.  

Карина турында берәр мәгълүматка кия булсагыз,  бу хакта 8 800-700-54-52 яисә 112 номеры буенча хәбәр итүегез сорала. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас