Хәвеф-хәтәр
12 Май 2024, 17:16

Оныкларым өшемәсен дип газ мичен кабызган хатын агуланып үлгән

Ике бала авыр хәлдә, ди...

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Октябрьскийда күп катлы йортта фаҗига теркәлгән.  Фатирын җылыту максатында хуҗабикә газ духовкасын кабызган һәм нәтиҗәдә оныклары белән газ исенә исергән. Кызганычка каршы, 1961 елгы хатын үлгән,  2017 һәм 2018 елгы ике бала авыр хәлдә реанимациядә, дип хәбәр итәләр республиканың Гадәттән тыыш хәлләр министрлыгында.

Октябрьский шәһәре прокуратурасы вәкилләре газ чыккан фатирны барып күргән. Ведомство газ белән тәэмин итүче оешманы һәм идарәче компанияне тикшерергә ниятли. Шул исәптә бу фатирдагы  газ корылмаларына һәм вентиляция шахталарына диагностика үткәрү мәсьәләсен дә.  

Чыганак: bashinform.ru

 

БР  Прокуратурасы.
Фото:БР Прокуратурасы.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас