Уфада Ферин урамында ятакханә тибындагы 1/1 санлы йортта төнлә янгын чыккан. Тикшерү ачыклавынча, янгынның сәбәбе – сүнмәгән тәмәкедә. 4 нче каттагы фатирда диван янган, ут тиз арада бөтен бүлмәгә таралган.
Янгын сүндерүчеләр төтен тулган коридорлардан 67 кешене чыгарган, шуларның 15е балалар. Тагын 35 кеше үзләре чыга алган.
65 яшьлек ирнең гәүдәсен ут чыккан бүлмәнең күршесендә тапканнар. Күрәсең, ул йокысыннан уяна алмаган һәм төтенгә тончыккан.
Иртән табибларга 25 яшьлек кыз мөрәҗәгать иткән, ул үзен бик начар хис иткән. Аның югары сулыш юлларына зыян килгән.