Хәвеф-хәтәр
11 Май 2024, 05:14

Санкт-Петербургта автобус елгага төшеп киткән (Видео)

Дистәгә якын кеше һәлак булган. 

Санкт-Петербургта автобус елгага төшеп киткән (Видео)Санкт-Петербургта автобус елгага төшеп киткән (Видео)
Санкт-Петербургта автобус елгага төшеп киткән (Видео)

Кичә көндез Санкт-Петербург шәһәрендәге Мойка елгасы янында автобус водителе руль белән идара итүен югалтып, елгага чумган.

Урамнан китеп барганда бу җәмәгать транспорты күпердә ике машинаны бәрдергән һәм кинәт уңга борылып, кәртә аша суга төшеп киткән.  Автобус салонында егермеләп пассажир булган. Уңга якыны түбәдәге люк аша чыгып котылган. Алар арасында водитель дә бар. Коткаручылар кайберләрен судан аңын югалткан килеш тартып чыгарган. Аларга шунда ук медицина ярдәме күрсәтелгән. Дүрт кешене - клиник үлем хәлендә, икесен авыр хәлдә дәваханәгә алып китәләр, өч кеше һәлак булаган.

Бүген "Тасс" каналы хәбәр иткәнчә, үлүчеләр саны бүген җидегә җиткән.

  Җинаять эше кузгатылган. Водительне кулга алганнар. Аның баш мие селкенгән, танавы сынган. Ул "Такси" компаниясе хезмәткәре 44 яшьлек Рахматшох Курбонов була.

Чыганак: "Тасс" Телеграм-каналы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас