Бүген Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары күл төбеннән машинаны чыгарган. Коткару операциясе Дуван районының Өлкенде авылында үткән.
5 май көнне Өлкенде авылында яшәүче 53 яшьлек ир ВАЗ-2114 машинасында Митрофановка авылыннан кайтырга чыккан. Әмма өйдә аны көтеп ала алмаганнар.
Эзләү чаралары барышында ирнең автомобиле сулыкка төшеп китмәдеме икән дигән фаразлар да булган. Күл төбен тикшерер өчен Дуван районына Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручыларын җибәргәннәр.
Коткаручылар җиңел машинаны да, һәлак булган водительне дә тапканнар.
Чыганак: bashinform.ru