Хәвеф-хәтәр
10 Май 2024, 17:36

Машиналар бәрелешкәч, "Дэу Нексия"га ут капкан (ВИДЕО)

Юлдагылар ашыкмасын иде дә бит...

Стәрлетамак-Белорет трассасында  “Фольксваген Амарок” һәм Дэу Нексия”  машиналары катнашлыгында коточкыч юл һәлакәте теркәлгән. Авария  Ишембай районының Петровское һәм Янурус  торак пунктлары арасында булган.

Югары тизлектә бәрелешкәннән соң внедорожник кюветка төшеп киткән,ә “Дэу Нексия”га ут капкан.

“Дэу Нексия”дагы бер пассажир һәлак булган, водитель һәм аның тагын ике пассажиры, шул исәптә балигъ булмаган бала, җәрәхәтләнгән. Аларны Стәрлетамак шәһәр дәваханәсенә озатканнар.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас