Хәвеф-хәтәр
7 Май 2024, 10:26

Янгыннарга әзербезме?

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә урман янгыннары белән көрәшкә әзерлек турында сүз барды.

flectone.ru Янгыннарга әзербезме?flectone.ru Янгыннарга әзербезме?
Янгыннарга әзербезме?Фото:flectone.ru

Былтыр республикада бу уңайдан авыр хәл булды: 1 мең 100 гектарда 930 янгын теркәлде. Янгынны торак пунктларына күчермәс өчен бөтен көчләр кулланылды.

  • Русиянең Гидрометүзәге һәр төбәккә карата быел да үзенең бәясен әзерләгән, - диде Премьер-министр. – Кайбер төбәкләрдә хәлләр кискен тора. Берничә көн элек Улан-Удэ янындагы урман янгыны 20 торак йортны көлгә калдырды. Башкортстанда урман янгыннары буенча май аеннан хәвеф зонасында торган урыннар бар.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов әйтүенчә, быелгы ташкын яңа бетеп кенә килә, әмма 69 гектарда коры үлән януның 109 очрагы теркәлгән. Янгынны вакытында сүндергәннәр, торак йортларга күчмәгән.

  • 2023 елда Башкортстан Республикасы территориясендә коры үләнгә ут кабуның 1,5 мең очрагы теркәлде, - диде Кирилл Первов. – Бу 2022 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк. Ул вакытта 642 гектарда янгын теркәлгән иде, 2023 елда - 1700 . Янгыннарның беренче сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, чүп-чар яндыру һәм пыяланың кояшта кызып, аның астындагы коры үләннең янып китүе. Яшен атып былтыр дүрт янгын очрагы теркәлде.

2024  елда янгын сүндерү өчен 4 янгын автоцистернасы сатып алынган.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас