Хәвеф-хәтәр
7 Май 2024, 04:43

Гараж, сарай, машинасы - бар да янып беткән...

Еллар буе җыйган малың, төзегән каралты-кураң күз алдында янып көлгә әйләнүе үзәкләрне өзә...

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Ярмәкәй районының Яңа Турай авылында 6 май кичендә янгын чыккан. Авыл халкы хәбәр иткәннән соң Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре, вакыйга урынын килеп, ачык ялкынны тиз сүндергәннәр. Кызганычка каршы, ут гараж, сарай, хуҗалыг блогы һәм “Лада Гранта” машинасына  күчкән. Бәхеткә, ут йортка күчмәгән.

“Янгын нәтиҗәсендә 1954 елгы ирнең ике кулы, уң аягы, йөзе I һәм II икенче дәрәҗәдә пешкән. Аны район дәваханәсенә алып киткәннәр. Ирнең хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә”, – диләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Ведомство дознавателе янгын сәбәбен ачыклый.

Аллаһ ярдәмен бирсен. Еллар буе җыйган малың, төзегән каралты-кураң күз алдында янып көлгә әйләнүе үзәкләрне өзә... 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас