Хәвеф-хәтәр
6 Май 2024, 05:54

Юл уртасына поши йөгереп чыккан

Водительләр өчен мондый хәл бик куркыныч.

"Короче, Уфа" Телеграм-каналы."Короче, Уфа" Телеграм-каналы.
Фото:"Короче, Уфа" Телеграм-каналы.

Кичә кич Нугай шоссесында юлга йөгереп чыккан  поши машина тәгәрмәчләре астында калган.

Җәнлек тоякларын сузган килеш юлда ята, тирә-якта кан. Шаһитлар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен чакыртты. Пошидан ерак түгел аны бәрдергән машина тора. Машина изелгән, кузов җәнлекнең канына буялган. Вакыйганың шаһитлары сүзләренчә,  поши кинәт юлга йөгереп чыккан”, – дип яза “Короче, Уфа” Телеграм-каналы.

Соңрак Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында җәнлекнең һәлак булуы турында хәбәр иттеләр.

“5 май кичендә Нугай шоссесында кыргый җәнлек катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Якынча ике яшьтәге ана пошины бәрдергәннәр. Хайван шок хәлендә булган, ул бик җитди җәрәхәтләр алган һәм, кызганычка каршы, һәлак булган”, – диләр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас