Хәвеф-хәтәр
6 Май 2024, 04:05

Уфада коточкыч җил светофорны аударган, түбәләрне алып очырган

Сез яшәгән төбәкләрдә хәлләр ничек, дуслар?

телеграм-канал @Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостантелеграм-канал @Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан
Фото:телеграм-канал @Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан

Уфада иртәннән бирле  коточкыч давыл котыра. Шаһитлар көчле җил салган зыян очраклары турында хәбәр итәләр.  Мәсәлән, Яшьләр бульварында 10 санлы йорт тирәсендә давыл металл конструкцияне аударган. Пушкин һәм Гоголь урамнары киселешендә агач ауган. Карл Маркс урамыда бинадан түбәнең бер өлеше килеп төшкән, ә “Планета” сәүдә үзәге янында светофор ауган. 

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Уфада  бүген, 6 майда 20.00 сәгатькә кадәр аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, секундына  7-12 метр тизлектә, көндез урыны белән аның тизлеге секундына  20 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы +8,+10°.

Уфаның Гражданнарны яклау идарәсендә җил көчәйгән очракта хәвефсезлек чараларын үтәү кирәклеге турында искә төшерәләр. Мәсәлән, агачлар, электр баганалары, коймалар, реклама такталары, тотнаксыз конструкцияләр янында булудан сакланырга кирәк; автомобиль хуҗаларына машиналарын агачлар, электр линияләре, ышанычсыз корылмалар тирәсендә калдырудан сакланырга кирәк. 

Чыганак: bashinform.ru

 

телеграм-канал @Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан
телеграм-канал @Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан
Фото:телеграм-канал @Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас