+21 °С
Болытлы
Уфада бүген иртәдән көчле җил котыра. Кызганычка каршы, күңелсез нәтиҗәләр дә бар. Мәсәлән, Яшьләр бульварында 10нчы санлы йорт янында җил металл конструкцияне аударган.
Пушкин һәм Гоголь урамнары кисешкән урында, шулай ук Октябрь проспектында, 78/3 санлы йорт янында агачлар ауган.
Ашыгыч хезмәтләр хәбәр итүенчә, бүген иртән Р.Зорге урамы, 73/1 йорт янында төзелеш объектындагы койма авып, бер ханым зыян күргән. Аны дәваханәгә алып киткәннәр. Ходай сакласын инде.
Фото: rg.ru