+21 °С
Болытлы
Республиканың хезмәт инспекциясе эш урынындагы бәхетсезлек очрагын тикшерә. 30 яшьлек эшче “Чишмә шикәр заводы” җәмгыятендә каза күргән. Ведомство хәбәре буенча, 27 апрель көнне шикәрне арытаба тимер юл вагоннарына төяр өчен штабельларны барлаганда складның йөк ташучысы аркасына 50 килограммлы капчык килеп төшкән. Йөк ташучысының умыртка сөяге җәрәхәтләнгән.
Тикшерү барышында вакыйганың нечкәлекләрен ачыклаячаклар, дип хәбәр иттеләр төбәкнең хезмәт инспекциясендә.
Чыганак: bashinform.ru