+21 °С
Болытлы
Уфаның Менделеев һәм Лесотехникум урамнары киселешендә дүрт автомобиль берьюлы юл һәлакәтенә эләккән.
Фаҗига урынына ашыгыч ярдәм килгәнче, шаһитлар «Лада-Гранта» машинасыннан ике кешене - хатын-кыз белән ир-атны алып чыкканнар.
Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясендә әйтүләренчә, 65 яшьлек хатынга медицина ярдәме күрсәткән вакытта вафат булган. Аның пассажиры хастаханәгә озатылган.

