Хәвеф-хәтәр
1 Мая 2024, 05:24

Коточкыч янгында 4 яшьлек бала һәлак булган

Фаҗига Дуван районында теркәлгән. 

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Дуван районының Михайловка авылында бүрәнә йортта янгын чыккан. Кызганычка каршы, янгында дүрт яшьлек малай һәлак булган. Сабыйның гәүдәсен аш-су бүлмәсендә тапканнар. Бу хакта БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итәләр.

Биредә күп балалы гаилә яшәгән. Ата-ана, дүрт уллары һәм бер кыз бала. Коткаручылар сүзләренчә, гаилә башлыгы әле бик нык пешкән, ул әле реанимациядә, тагын бер малай эвакуация вакытында киселгән.

Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә ачык ялкн агач гаражны, мунчаны, абзарны һәм “Лада Ларгус” машинасын ялмап алган. Иртәнге сәгать җиделәрдә 123 кв.м. мәйдандагы  ялкынны сүндерә алганнар.

Махсус хезмәтләр фаҗига сәбәпләрен ачыклый. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас