+21 °С
Болытлы
Республикада көчле давыл котыра. Табигать гарасатларыннан саклану максатыннан бүген өйдә торуың хәерледер.
Гафури районында җил мәктәп түбәсен алып очырган.
Уфа-Стәрлетамак трассасында давыл басулардан коточкыч тузан өермәсен күтәрә, агач ботакларын сындырып ата, юлларда берни диярлек күренми.
Уфада да хәлләр шул чама. Коммунистик һәм Ленин урамнары чатында, табигать көченә түзә алмаган корылмалар ауган.
Зорге урамында гарасат агачларны аударган.