Уфада 27 апрель кичендә 41 яшьлек хатын-кыз «Опель Астра» руле артында Дим шоссесы буенча Дагестан урамы ягына барган. Шул вакыт 11 яшьлек малай билгесез урында юлны аркылыга йөгереп чыгып, машина тәгәрмәче астына кергән.
Юл һәлакәтендә төрле җәрәхәтләр алган яшүсмерне дәваханәгә озатканнар һәм медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң туганнары белән өенә җибәрелгән.
Уфа дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, бала кинәт кенә машиналар хәрәкәте юлына чыгып йөгергән. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү эше башланган.