+21 °С
Болытлы
Белорет районының Искушта авылында 14 кешедән торган төркем Ләмәз елгасы буйлап йөзгән вакытта бәлага тарыган. Туристларның берсе 4 урынлы катамаранда булган һәм ялгыш суга егылып төшкән.
Аны яр буена аның белән булган туристлар төркеме алып чыккан. Алар ир-атны аңына китерергә тырышканнар, әмма терелтә алмаганнар.
Бу вакыйга нәтиҗәсендә 1968 елгы Пермь кешесе һәлак булган. Соңрак ачыкланганча, төркем рәсми рәвештә теркәлмәгән, дип хәбәр иттелә БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.