Хәвеф-хәтәр
28 апрель 2024, 05:30

АКШтагы торнадо шәһәрне юк иткән

Кешеләр бер тәүлек эчендә йортларын югалткан.

ria.ruria.ru
Фото:ria.ru

Америкада торнадо котыра, юлында шәһәрләрне җимереп китә. Өермәләрнең берсе Элкхорн һәм Беннингтон шәһәрчекләрен тулысынча диярлек җимереп киткән – дистәләгән йортлар юкка чыккан.

Шулай ук Техаста һәм Айовада җимерелүләр бар. Хәрабәләр арасындагы кешеләр ярдәм сорап кычкыра. Матбугат чаралары язганча, йөзләгән йорт ишелгән, берничә кеше зыян күргән.

Кайбер шәһәрчекләрдә йөзләгән йортлар җимерелгән, күп кенә корылмаларга  зыян килгән. Мәсәлән, Небраска штатының Омахи шәһәр читендәге 10 меңгә якын кеше электрсыз калган. Полиция йорт җимерекләре астында калган кешеләргә ярдәм итәр өчен өйләрне әйләнеп чыга.

Чыганак: intertat.tatar

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас