Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 апрель , 13:15

Туймазы районындагы авариядә 3 кеше үлгән

Кичә М-5 трассасында "Лада Ларгус" белән FAW йөк машинасы бәрелеште. 

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

БР буенча ЮХХДИдә Туймазы районында кичә теркәлгән юл һәлакәтенең  нечкәлекләре турында хәбәр иттеләр. Кичә М-5 “Урал” автомобиль юлының 1312нче километрында “Лада Ларгус” белән идарә итүче 43 яшьлек  Пенза кешесе, Самара ягыннан килеп, 46 яшьлек уфалы идарә иткән FAW йөк машинасы белән бәрелешә.

“Ларгус” водителе юлда  машина белән хәрәкәт итү кагыйдәсен бозган. Нәтиҗәдә җиңел машина фура белән бәрелешкән”, – дип хәбәр итә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре, полициянең өлкән лейтенанты Айдар Бәдретдинов.

Зур йөк водителе сүзләре буенча, ул Уфа ягыннан Самарага табан хәрәкәт иткән.

Каршы юл полосасыннан җиңел машина китеп бара иде, кинәт ул юлда әйтерсең лә спираль буенча  хәрәкәт итә башлады, машина каршы полосага чыкты. Мин тормозга баса  һәм рульне уңга бора башладым, әмма читтә отбойник – китәр урын юк иде”, – дип аңлата FAW водителе.

Кызганычка каршы,  авария нәтиҗәсендә җиңел машина водителе һәм аның ике пассажиры (31 һәм 46 яшьтәге) вакыйга урынында ук һәлак булган. Авария очрагы буенча тикшерү оештырылган.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: