Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 апрель , 12:00

Гөмбәгә дип киткән дә югалган

Бер ирне инде икенче көн эзлиләр...

news.myseldon.com
news.myseldon.com

Көннәр җылыну белән гөмбәчеләр урманнарга ашыга башлады.

Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан әйтүләренчә, шул сәбәпле, коткаручыларның эшләре арткан.

Мәсәлән, 24 апрельдә туганнары якыннарын югалткан берничә очрак булган.

Әйтик, Краснокама районында бер ир-ат урманга гөмбә киткән һәм адашкан. Бәхеткә, ул йөри торгач юлны таба алган.

Тагын өч кеше Уфа районы Дмитриевка авылы янындагы урманга гөмбәгә барган. Ләкин аларның икесе генә кайткан. Югалган хатын соңрак урманнан үзе чыга алган.

Авргазы районында гөмбә эзләп урманга киткән тулы бер гаилә адашкан. Алар кичен генә өйләренә кайта алганнар.

Ә менә Яңавыл районында Байсар авылы янында гөмбә җыярга киткән ирне коткаручылар инде икенче көн эзлиләр...

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: