Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 апрель , 17:26

Балтач районында ике кеше утырган машина елгага төшеп киткән

Ир-атлар кырыла...

"Балтач таңнары".
Фото:"Балтач таңнары".

Республикада машинада эчендә ир-атлар үлеме теркәлгән тагын бер вакыйга турында язалар. “Балтач таңнары” басмасы язуынча, 23 апрельдә махсус хезмәтләргә Тушкыр авылында салонында ике ир-ат утырган  җиңел автомобиль Җитез Танып елгасына төшеп киткән дип хәбәр иткәннәр. Хокук сакчылары вакыйга урынына килгән. Машинаны трактор ярдәмендә ярга тартып чыгарганнар. Салон эчендә һәлак булган ир гәүдәсен тапканнар. Икенче кеше  мәетен су агымы алып киткән. Күп тә үтми мәрхүм ирнең гәүдәсен судан эзләп алганнар.

Моңа кадәр Иглин районында  җиңел автомобиль суга төшеп киткән, дип язганнар иде. Аның салонында ике ир-ат һәм маэмай булган. Тикшерү версиясе буенча алар агуланып үлгәннәр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: