Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 апрель , 11:02

Сакмарда батып үлгән бала турында яңа хәбәр чыкты

Әй, бәхетсез җан...

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Хәйбулла районында кичә Сакмар елгасында бер яшьлек бала батып үлде. “Башинформ” агентлыгына махсус хезмәтләрдәге үз чыганагы хәбәр итүенчә, 24 яшьлек ана ахирәтләре белән елга яры буенда  пикник оештырган. Үзе белән ул 1 һәм 2 яшьлек улларын да алган.

“Кайсыдыр бер мизгелдә ана кеше, ахирәтләре белән “сөйләнеп”, кече баласын күздән югалткан. Бала исә елгага кадәр барып җиткән дә, суга таеп егылган. Аны шунда юк елга агымы алып киткән. Ял итүчеләр компаниясе тәүдә баланы үзаллы табарга тырышкан, әмма барып чыкмагач, махсус хезмәтләргә шалтыраткан, – ди агентлык әңгәмәдәше. – Батып үлгән сабыйның анасы балаларын башлыча үзаллы тәрбияләгән, әмма аның никахсыз ире бар,  әле кайдадыр читтә эшләп йөри”.  

Бала югалып күпмедер вакыт үткәч, аның гәүдәсен елга агымы буенча 1 км чамасы астарак табып алганнар дип язган идек.

Бала үлеме буенча тикшерү алды эше оештырылган.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: