Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 апрель , 10:20

Затонда бер егет кешеләрне куркытып йөргән (ВИДЕО)

Алдыңны-артыңны карап йөрү хәерле, җәмәгать. 

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Кулына пычак алган балаклавалы (йөзне тулысынча диярлек каплаучы битлек) яшь егет Затон бистәсендә кешеләргә бәйләнеп, төрле сораулар биреп котларын алган.

Йөзен яшергән егет Миловка урамында йөргән. Кулындагы пычагын  яшереп, бер узгынчыдан тәмәке һәм акча таптырган. Аннары серле генә: “Ә үлем бармы?” – дип сораган.   

Тәмәкесе дә, акчасы да юклыгын әйткән кеше күп катлы йорт подъездына кереп качкан. Ә “ниндзя” кебек хәрәкәтләр ясаучы егет һавада пычагы белән төрле фигуралар төшерә башлаган. Сәер егетне әле полиция эзли.

Әй, Ходаем, көнгә чыксаң, сәер кешеләр бигрәк күп. Алдыңны-артыңны карап йөрү хәерле.  

Чыганак: Mash Batash  Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: