Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 апрель , 21:47

Татарстанда көчле давыл котырган

Табигать гарасаты шактый зыян салган. 

https://tatar-inform.tatar
https://tatar-inform.tatar

Бүген, 23 апрельдә, Татарстанның кайсыбер районнарында көчле җил котырган, яшенләп яңгыр, хәтта боз яуган.

Җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җиткән. Республиканың аерым районнарында урамнарны су баскан. Нәтиҗәдә, машиналар, йортлар зыян күргән, агачлар ауган.

Казанда чагыштырмача тыныч булган. Ә менә кайсыбер районнарда хәлләр чынлап та шәптән түгел. Моны татарстанлылар социаль челтәрләрдә уртаклашкан кадрлардан да күреп була. Көчле җил кыска вакытлы – берничә минут булса да, зыяны шактый: агачлар ауган, коймаларга, машиналарга зыян килгән.

Мәсәлән, Буада көчле җил, яшен булган, боз яуган. Кадрларда биналарның ватылган түбәләре һәм зыян күргән автомобильләр күренә. Әле бөтен хезмәтләр дә табигый гарасат нәтиҗәләрен бетерү эшенә керешкән.

Иртәгә Башкортстанда да һава торышы бозыла, дип кисәтә синоптиклар. Яшен, койма яңгыр, көчле җил фаразлана. Шуңа игътибарлы булыйк. Хәвеф-хәтәрсез генә үтеп китсен.

 

 

https://tatar-inform.tatar
https://tatar-inform.tatar
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: