Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 апрель , 12:31

Бу районнарда янгын хәвефе нык югары

Сак булыйк! Аннары, янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен штрафлар да шактый югары. 

https://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru

Башкортстанның кайсыбер районнарында янгын хәвефенең 4 классы фаразлана. Алар – Әлшәй, Бүздәк, Мәләвез, Чишмә районнары, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәтеннән.

“Республикада ел башыннан Әбҗәлил һәм Белорет районнарында 1,4 гектар мәйданда ике урман янгыны теркәлде. Барысы да сүндерелде. Бер тәүлек эчендә 6 урында коры үләнгә ут капкан. Ел башыннан мондый 83 очрак теркәлде”, – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Әйткәндәй, белгечләр фаразлавынча, 2024 елның җәе тоташ Русия буенча, шул исәптән Башкортстанда да бик эссе булачак. Узган  атнада республика хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та синоптикларның әлеге фаразын яңгыратты.

– Димәк, “яначакбыз”. Моңа әзер булырга кирәк, – диде ул.

Монда инде тәү чиратта янгын хәвефсезлеге турында уйларга кирәк. Чөнки Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов Росгидромет мәгълүматларына сылтанып әйткәнчә, республика территориясендә янгын хәвефсезлеге сезоны шактый катлаулы булыр дип фаразлана.

Янгыннар белән көтелмәгән хәлләр килеп тумасын өчен барысына да әзер булу мөһим. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Марат Латыйпов сүзләренчә, бездә 187 торак пункт, 62 бакча ширкәте һәм 45 балаларны сәламәтләндерү лагере табигый һәм ландшафт янгыннары таралу куркынычы астында.

Ни кызганыч, бер бөртек шырпының тулы урманны юкка чыгара алуын ел саен күреп-ишетеп торабыз. Шуңа, үткән еллардагы хәлләрне һәм алда торган май бәйрәмнәрен исәпкә алып, табигый янгыннарны, шулай ук кешеләр яшәгән урыннарда хәвефләрне киметү өчен 27 апрельдән Башкортстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. 

Марат Латыйпов аңлатуынча, янгынга каршы махсус режим гамәлдә вакытта янгын хәвефсезлеге буенча өстәмә таләпләр куела. Әйтик, учак кабызу, коры үлән яндыру тыела, урманнарга бару чикләнә һәм башкалар. Бу чорда янгын куркынычы тудырган эшләрне башкаруны чикләргә, каты көнкүреш калдыклары, чүп-чар яндырмаска, уяу һәм сак булырга тәкъдим ителә. Ә янгынга каршы режим вакытында хәвефсезлек таләпләрен бозган өчен гражданнарның һәм юридик затларның җаваплылыгы арта.

Исегезгә төшерәбез: янгынга каршы махсус режим шартларында янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен түбәндәге штрафлар карала:

- гражданнарга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;

- вазифа биләүчеләргә – 30 меңнән 60 мең сумга тиклем;

- юридик зат оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеге алып баручыларга – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр;

- юридик затларга – 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.

Әйткәндәй: 1 майга кадәр район-шәһәр хакимиятләре урманнарга якын урнашкан торак пунктлар, икътисад һәм социаль өлкә объектлары тирәсендәге җирләрне сөреп чыгарга тиеш. Шулай ук киңлеге 10 метрдан ким булмаган буфер зоналарын коры үләннәрдән һәм янучан материаллардан чистартуны яки киңлеге 1,4 метрдан ким булмаган янгынга каршы минеральләштерелгән полоса булдыруны контрольдә тотарга тиешләр.

 

https://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: