Уфада 13 яшьлек Павел Паличев белән 14 яшьлек Дамир Әдһәмовны эзләүләр дәвам итә. Малайлар 30 мартта өйдән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Йөзләгән кеше менә инде 3 атна дәвамында ике дус малайны табар өчен кулдан килгәннең барын эшли.
Әлеге моментка РБдагы “ЛизаАлерт” ирекмәннәре җәяүлеләр төркемнәре составларында көн саен Агыйдел елгасы агымы буйлап яр буйларын җентекләп карауны дәвам итә. Эзләүләр районы Кушнаренко авылына кадәр киңәйтелгән. Шулай ук оптик приборлар ярдәмендә акваторияне күзәтү дә дәвам ителә. Махсус хезмәтләр белән берлектә “ЛизаАлерт”ның тәҗрибәле эзтабарлары суга баткан агач һәм бүрәнәләрне барлый, тикшерә. Елгада катер һәм моторлы көймәләрдә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсуслаштырылган янгын-коткару часте эшли. 16 апрельдә эзләүләргә Агыйдел елга пароходлыгының кырыйдан карый торган гидролокаторлы катеры да кушылган булган.
Эзләү отрядында хәбәр итүләренчә, бүгеннән, ягъни 22 апрельдән, оператив штаб үз эшен туктата. Әмма эзләүләргә көн саен автономияле төркемнәр чыгачак.
“Әгәр сез “ЛизаАлерт” ирекмәне булырга һәм эзләүләрдә катнашырга телисез икән, анкета тутырыгыз һәм без сезнең белән мотлак рәвештә элемтәгә чыгачакбыз. Битараф булмаган отрядташлар безгә бик кирәк. Бергә без күбрәк булдыра алачакбыз”, – дигәннәр БРда “ЛизаАлерт” отряды эзләүчеләре.
Чыганак: bashinform.ru