Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
20 апрель , 11:54

Тагын янгын һәм тагын кеше үлеме...

Кичә Башкортстанда 58 янгын очрагы  теркәлгән, ди. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  БР буенча Баш идарәсеннән.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсеннән.

  Кичә кич Уфаның Благовар урамында (Нижегородка бистәсе) янгын чыккан. Кызганычка каршы, янгында бер хатын һәлак булган. Бу хакта  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  БР буенча Баш идарәсендә хәбәр итәләр.

Янгын ике фатирлы бер  катлы кирпеч өйдә теркәлгән.

“Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә  йортның түбәсе дөрләп янган. 150 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндердек”, – дип сөйләгән коткаручылар. – Кызганычка каршы, янгын сүндергәндә 1962 елгы хатын-кыз гәүдәсе табылды”.

Янгын сәбәбе ачыклана.

Дөрес булса (БашДТП Телеграм-каналы хәбәре буенча), кичә Башкортстанда 58 янгын теркәлгән. Шуларның 18 очрагы – коры үлән януы аркасында  чыккан, 16 очрагы – чүп-чар яну аркасында.

Әйе, көннәр дә бик эссе һәм җилле тора шул соңгы арада. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: