Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
20 апрель , 10:05

Беспилотник булмаган, дигәннәр

Бу сүзне ишетү белән йөрәкләр "жу" итә...

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Чишмә районының “Пионер” электр подстанциясендә  кичә янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитеп һәм электр энергиясен сүндергән электрчыларны көтеп алып, 0,5 кв.м. мәйданда чыккан янгынны сүндергәннәр. Соңыннан электр энергиясен янә кабызганнар. 

Шаһитлар сүзләренчә, 21.40 сәгатьтә йортларда ут сүнгән. Кемнәрдер шартлауга охшаш тавыш та ишеткән.

Соңыннан бернинди дә шартлау булмаган,  янгын беспилотник аркасында чыкмаган, дип белдергәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: