Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 апрель , 19:21

Уфада берьюлы 11 машина бәрелешкән

Өч кешегә медицина ярдәме кирәккән. 

Уфада 11 машина бергә бәрелешкән
Уфада 11 машина бергә бәрелешкән

Уфада Седов урамындагы «Парус» сәүдә үзәге каршында бүген зур авария булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 62 яшьлек ирнең «Форд Транзит» микроавтобусында тормозлары тотмый башлап, светофорның кызыл төсенә туктый алмаган.

"Алда барган транспортка бәрелүдән котылу өчен ул каршы як полосага чыккан һәм бер автомобиль белән чәкәшкән, аннары бу бәрелүдән ул янә үз полосасына тайпылган, анда ул тагын бер автомобиль белән бәрелешкән. Аннары шул инерция буенча сигез машина бер-берсенә сугылып,тагын бер урынга җыелган. Шулай итеп, 11 автомобиль механик зыян күргән. Медицина ярдәме сорап өч кеше мөрәҗәгать иткән", - дип сөйләгәннәр республика автоинспекциясендә.

Микроавтобус пассажирларсыз булган, шофер машинасын ремонтлатырга китеп барган.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: