Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 апрель , 12:13

Ташкыннар Казахстанга да каза салган

Йортларны кышка кадәр төземәкчеләр.

Ташкыннар Казахстанга да каза салган
Ташкыннар Казахстанга да каза салган

Казахстан властьлары язгы ташкынга каршы нәтиҗәле көрәшү өчен дәүләт акчаларын каты экономияләү режимын керткән. Бу хакта ил президенты Касыйм Жомарт Токаев белдерде.
Моның өчен дәүләт казнасындагы акчаларны йортсыз торып калучыларга типовой йортлар төзергә һәм компенсацияләр түләүгә тотыначаклар. Йортларны киңкүләмле рәвештә кышка кадәр төземәкчеләр. Президент хөкүмәт каршына җәй буена йортлар төзү һәм каза нәтиҗәләрен тулысынча бетерү бурычын куйган.
Малтабарлыкны да каза күргәннәргә булышырга җәлеп итәчәкләр. Алар тышкын нәтиҗәләрен бетерү чыгымнарының бер өлешен үз өсләренә алачак. "Кемнәр фатирларга күченергә теләсә, аларга фатирлар сатып алып бирәчәкбез", -дип ышандырган ил президенты.
Быел ташкыннар Русиягә зур каза китерде. Ырынбург өлкәсеннән тыш, Курган һәм көньяк Себер өлкәләренә көчле ташкыннар килде. Казахстанда Акмулла, Актүбә, Кустанай, Атырау районнарын су баскан.

Фото: poryadovki.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: