Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 апрель , 10:18

“Бу кадәр талпанны гомердә дә күргән юк иде”

Һәр ботакта диярлек талпан утырган видео төшергәннәр. 

rus.bashgazet.ru
rus.bashgazet.ru

Быел талпан күп, диләр. Моны уфалылар Федоровка һәм Елкыбай авыллары арасындагы урманда төшергән видео да дәлилли.

Видеода күренүенчә, һәр ботакта диярлек талпаннар утыра. Алар кеше кулы якынлашканын сизү белән, аякларын аңа сузалар. “Бу кадәр талпанны гомердә дә күргәнем юк иде”, – ди видео авторы.

Башкортстанда кеше өчен куркыныч булган энцефалитлы талпаннар күп, диләр белгечләр. Узган ел республикада талпан вирусы энцефалитының 16 очрагы һәм талпан боррелиозының 26 очрагы теркәлгән. Ә ел саен сезон эчендә талпан эләктергән 10-20 мең кеше лабораториягә мөрәҗәгать итә.

Бүгенгә лабораториягә 138 кеше мөрәҗәгать иткән.

Роспотренадзор мәгълүматы буенча, быел 4 мең гектарга якын шәһәр территориясе талпаннарга каршы эшкәртеләчәк.

Шулай да талпаннан иң яхшы саклану чарасы – “дөрес” кием, репеллентлар куллану һәм өйгә кайтканнан соң җентекләп тикшерү, дип аңлата табиблар. Шулай ук талпан энцефалитына каршы вакцинация ясатырга була.

Исегезгә төшерәбез, Уфада лаборатория Шәфиев урамы, 7 адресы буенча урнашкан. Ул 9дан 16 сәгатькә кадәр эшли. Телефон номеры – 287-85-00.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: