Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 апрель , 10:56

Күп балалы гаилә янгыннан соң йортсыз калган

Янгын бернәрсәне дә аямый...

Дүртөйле районының Җитембәк авылында күп балалы гаиләнең йортын янгын юкка чыгарган: ата-ана балалары белән бергә туганнарында яшәп торырга мәҗбүр булачак.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр  министрлыгында хәбәр итүләренчә,  янгын кичә кичке җиделәр тирәсендә чыккан. Бу вакытта ике бала 10*12 мәйдандагы йортта булган, тагын ике бала  әниләре белән тышта йөргән. Әйтерсең лә нидер сизенгән хуҗабикә йортка кергән һәм верандада янгын чыгуын күргән, ут әйберләрне, стенаны һәм түшәмне тиз арада ялмап алган. Хатын шунда ук өйгә йөгереп кереп, балаларын тышка алып чыккан. Күп балалы ана сүзләренчә, йортта урнаштырылган янгын извещателе сигнал биргән һәм ул хәтта янгын сүндергәндә дә озак кына  пипелдәп торган.

Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр ярты сәгатьтән соң гына ачык ялкынны сүндерә алган. Каза күрүчеләр юк.

“Янгын чыгуның сәбәбе ачыклана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе версиясе буенча, янгынның электр системасының төзек булмавы аркасында чыгуы ихтимал. Йортта  күп балалы (2011, 2017, 2020 һәм 2022 елда туганнар) гаилә яшәгән”, –  диләр ведомствода.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: