Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 апрель , 14:53

Илеш районында котыру буенча карантин кертелгән

Хайваннарның котыру чире ике авылда теркәлгән.

rv-ryazan.ru
rv-ryazan.ru

Илеш районының Исәмәт һәм Югары Яркәй авылларында 16 апрельдән хайваннар котыру авыруы буенча карантин кертелгән. Шул хактагы указга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кул куйган.

Документта әйтелүенчә, Исәмәт һәм Югары Яркәй авыллары чикләрендәге территорияләр имин булмаган пунктлар белән билгеләнгән. Биредә карантин чорында авыруга сизгер хайваннарны дәвалау, бу территориягә, котырудан прививка ясатылганнан тыш, читтән терлекләр кертү һәм чыгару тыела. Шулай ук, вакцинацияләнгәннәрдән тыш, сизгер хайваннарның мәетләреннән тиреләрне алу тыела.

Чикләүләргә эләккән территориядә хайваннарны туплау һәм күчерү белән бәйле ярминкәләр, күргәзмәләр һәм башка чаралар үткәрү дә тыела.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: