Хәвеф-хәтәр
16 апрель 2024, 10:25

Ырынбурга ярдәм җибәрелде

Күрше төбәккә Башкортстан да ярдәм итте.

Ырынбурга ярдәм җибәрелдеЫрынбурга ярдәм җибәрелде
Ырынбурга ярдәм җибәрелде

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм төбәк губернаторы Денис Паслер Ырынбур өлкәсе Орскидагы язгы вәзгыятьне бәяләделәр һәм судан азат ителгән территорияне карадылар.

Сәфәр барышында җитәкчеләр Иске шәһәр халкы белән аралашты, йортлардан һәм су баскан районнардан түләүләр буенча, кече бизнеска ярдәм итү, электр һәм газ тоташтыру, су белән тәэмин итү, шулай ук гуманитар ярдәм алу мәсьәләләре буенча җаваплар бирделәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы министры Русия Президентының вәкаләтле вәкиле белән берлектә шулай ук халыкны вакытлыча урнаштыру пунктларында, гуманитар ярдәм складларында булды һәм китерелгән зыянны теркәүне һәм бәяләүне гамәлгә ашыручы муниципаль комиссияләрнең эшен бәяләде.

Күрше төбәккә Башкортстан да ярдәм итте. Республика Орск һәм Ырынбурда яшәүчеләргә 136 тонна бутылкадагы суны, шәхси гигиена чараларын җибәрде. Планда - тагын 80 тонна эчә торган су җибәрү. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча шулай ук 33 кешедән торган республика төркемен һәм су ташуда ярдәм күрсәтү өчен 11 берәмлек техника җибәргәннәр. Моның өчен куәтле насос станцияләре һәм мотопомпалар кулланылачак. Төркем составына республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсе һәм Уфа администрациясе көчләре һәм чаралары кергән.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас