“Крокус”тагы терактта исән калган Юлия Ярцева ул көнне планлаштырган свиданиесе концерт залындагы һөҗүм аркасында булмавы хакында сөйләгән.
Яшь хатын сүзләренчә, егете аны “Пикник” төркеме концертына чакырган. Бинага керү белән яшьләр ату тавышын ишетә һәм шунда ук идәнгә сузылып ята.
“Бераздан соң, торып каядыр йөгерергә кирәктер, күпме ятарга була инде дип уйлыйм. Башымны күтәрдем дә миңа: “Юлия, башыңны төшер”, – диләр. Мин әйтәм, тавыш бетте бит, йөгерергә кирәк. Башымны янә күтәрдем һәм бездән 50 см ерактарак бер егет ятуын күрдем, мөгаен, ул үле булгандыр инде. Шулчак без торып чыгуга табан йөгердек”, – дип искә Юлия ул кичне.
Машинага йөгереп барып җиткәнче аякларым тотмас дәрәҗәгә җитте, әйтерсең лә камырдай булды, дип сөйли Юлия. Теракт вакытында үзләренең исән калуын яшь хатын могҗизага тиңли, ул хәлдә котылырга ярдәм итәрдәй бернинди механизмнар һәм инструментлар юк, дип ассызыклый Юлия.
22 март көнне дүрт коралланган ир “Пикник” төркеме концерты башланыр алдыннан “Крокус”ка кереп, тамашачыларга ут ачты һәм бинага ут төртте. Ахырда җинаятьчеләр иномаркага утырып качкан, әмма аларны Брянск өлкәсендә тоткарлаганнар. Соңгы мәгълүматлар буенча, терактның корбаннары саны 145кә җитте. Мәрхүмнәрнең 134енең шәхесләре ачыкланган. 695 кеше каза күргән.
Чыганак: lenta.ru