Хәвеф-хәтәр
16 апрель 2024, 05:40

Ире аны соңгы тапкыр яр буенда күргән...

Кырмыскалы районында Реана Аиткулова гаип булган. 

Кырмыскалы районы хакимиятеннән, VKКырмыскалы районы хакимиятеннән, VK
Фото:Кырмыскалы районы хакимиятеннән, VK

Башкортстанда кичә “ЛизаАлерт” төркеме волонтерлары  хәбәрсез югалган 40 яшьлек Реана Аиткулова турында хәбәр иттеләр. Кырмыскалы районының Сарт-Чишмә авылында яшәүче хатын 13 апрель көнне өйдән чыгып киткән һәм әлегәчә аның кайда булуы билгесез.

Район хакимиятендә сөйләүләренчә, хатынны эзләүләр дәвам итә. Реана Аиткулованың рәсми никахсыз яшәгән ире сүзләре буенча, 13 апрель кичендә алар Агыйдел ярында хушлашкан. Хатынны соңгы тапкыр нәкъ шунда күргәннәр. Шул мизгелдән алып ул элемтәгә чыкмый. Соңрак яр буенда аның телефонын тапканнар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ул территорияне тикшереп чыккан, шул исәптә көймәләрдә дә, әмма әлегә нәтиҗәсез.

Реана Аиткулованың кайда икәнлеген белүчеләр булса,  8-999-74-111-75 номерына шалтыратыгыз. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас