Башкортстанда 27 апрельдән янгынга каршы режим кертелә. Ул үткән еллардагы хәлләрне һәм алда торган май бәйрәмнәрен исәпкә алып, табигый янгыннарны, шулай ук кешеләр яшәгән урыннарда янгыннар килеп чыгу куркынычын киметү өчен эшләнә, диде гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча җитәкчесе Марат Латыйпов.
Аның аңлатуынчв, янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда янгын хәвефсезлеге буенча өстәмә таләпләр куела. Әйтик, учак кабызу, коры үлән яндыру тыела, урманнарга баруын чикләнә һәм башкалар.
Янгынга каршы режим чорында хәвефсезлек таләпләрен бозган өчен гражданнаргның һәм юридик затларның җаваплылыгы арта.
Исегезгә төшерәбез: янгынга каршы махсус режим шартларында янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен түбәндәге штрафлар карала:
- гражданнарга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;
- вазифа биләүчеләргә – 30 меңнән 60 мең сумга тиклем;
- юридик зат оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеген алып баручыларга – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр;
- юридик затларга – 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.