Хәвеф-хәтәр
15 апрель 2024, 09:24

Мәктәптә вейп шартлап, янгын чыккан

Кайчан шул электрон тәмәкеләрне тыярлар икән?!.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Уфада Красноводская урамындагы 110нчы санлы мәктәп бинасында  автоматик янгын сигнализациясе  тавыш-сигнал бирү сәбәпле Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тиз арада килеп җиткән.

“Укучыларны һәм укытучыларны эвакуацияләдек, бинадан барлыгы 1013 кешене чыгардык”, - диләр ведомствода.

Министрлык дознавателе беренче каттагы киенеп-чишенү бүлмәсендә киемгә ут кабуын ачыклаган 0,5 кв м мәйданда янгын сүндерелгән. Беркем каза күрмәгән.

Соңрак Mash Batash  Telegram-каналы янгын кемнеңдер электрон тәмәкесе шартлавы аркасында чыккан, дип язды.

Дөрес булса, харап бит! Кайчан шул вейп һәм электрон тәмәкеләрне тыярлар икән... 

Чыганак: bashinform.ru / Mash Batash 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас