Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Ишембай районында кеше үлеменә китергән авария нечкәлекләрен тикшерә.
Юл һәлакәте бүген Петровское-Гомәр автомобиль юлының 9нчы километрында көндезге сәгать берләре тирәсендә теркәлгән.
Әлегә билгеле булуынча, 62 яшьлек машина йөртүче ханым, “Рено Сандеро” автомобилендә китеп барган вакытта, идарәне югалткан һәм машина ауган.
Авария нәтиҗәсендә руль артындагы ханым ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче үк һәлак булган.
Вакыйга урынына Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әм башка махсус хезмәтләр килгән. Алар юл һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.
Чыганак: bashinform.ru