Хәвеф-хәтәр
13 Апреля 2024, 08:00

Кыз агачка эләгеп калган

Уфада коткаручылар укучы кызга ярдәм иткәннәр.

Добавить в предпочтительные источники Google
УГЗ УфыУГЗ Уфы
Фото:УГЗ Уфы

Мәктәп укучысы дуслары белән гараж түбәләрендә сикереп йөргән. Төшәргә җыенганда, агачка аягы белән эләгеп калган. Ул үзе генә чыга алмаган, нәтиҗәдә коткаручыларны чакырырга туры килгән.

Коткаручылар агачта эләгеп калган кызны азат иткәннәр. Кызга медицина ярдәме таләп ителмәгән, әмма әнисенә баланы травматология пунктына тикшерү өчен алып барырга киңәш иткәннәр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас